8 декабрь 2025 материаллары
-
Интервью
Альберт Вәлиуллин: «Эчке дөньясы чиста булган кешене акча бозмый»
Бигрәк яраталар инде аны хатын-кызлар. Тик аңлап бетереп булмый: әллә үзен, әллә җырларын. Альберт Вәлиуллинның сәхнәгә чыгуы, кем әйтмешли, икенче талпынышта гына уңышка иреште. Күрәсең, вакыты хәзер җиткәндер.
-
Яңалыклар
Метеоролог ел ахырына кадәр Татарстанда тотрыклы кышкы һава торышы булмаячагын әйтте
Татарстанда декабрь ахырына кадәр тотрыклы кышкы һава торышы урнашмаячак – аны температура «тимерчеләре» алыштырачак. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Татарстанлыларның пенсияләренең фиксацияләнгән өлеше 2026 елда күпмегә артачагы билгеле
Татарстанлыларның иминият пенсиясе фиксацияләнгән һәм индивидуаль өлештән тора. Беренче өлеш һәркем өчен бертөрле булса, икенче өлеш тупланган пенсия балларына бәйле рәвештә билгеләнә. 2026 елда Татарстан пенсионерларының фиксацияләнгән түләүләре артачак.
-
Яңалыклар
Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап узучы юл түләүле булачак
Автомобиль юлының Чаллы һәм Түбән Каманы урап узучы участогы тиздән «Автодор» идарәсенә күчәчәк һәм өстәмә инфраструктура элементлары урнаштырылганнан соң түләүле булачак. Бу хакта дәүләт компаниясе башлыгы Вячеслав Петушенко «Коммерсант»ка биргән интервьюда хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Хатын-кызларга тыелган һөнәрләр исемлеген киметергә планлаштыралар
Россиядә хатын-кызларга тыелган һөнәрләр исемлеген яңадан карау планлаштырыла. Бу хакта РФ Хөкүмәте раслаган милли бизнес-модельне гамәлгә кертү юл картасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
-
Яңалыклар
СВО ветераннарына ярдәм күрсәтүче коммерцияле булмаган оешмалар социаль юнәлешле статус алачак
Махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм күрсәтүче коммерцияле булмаган оешмалар дәүләттән ярдәм ала алачак. Шул турыдагы канунга төзәтмәләр киләсе атнада гамәлгә керә. Бу хакта Дәүләт Думасы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Ттар-информ» хәбәр итә.
-
МӨҺИМ
Түләп алган рәхәт: коммуналь хезмәтләргә тарифлар арта
Кыш бабай барыбызга да бүләк белән килә. 2026 елның 1 гыйнварыннан коммуналь хезмәтләргә тарифлар артачак. Моны салым түләүгә бәйле үзгәрешләргә бәйләп аңлаталар. Яңа елдан могҗиза да көтмәгез: тарифларны ел саен индексацияләү тәртибе үзгәрешсез сакланып калачак. Шуңа күрә киләсе елда тарифлар бер ел эчендә ике мәртәбә артачак. Тагын күпме түлисе?
-
Яңалыклар
Татарстанлылар ОСАГО буенча нинди компенсациягә өмет итә ала?
ОСАГО полисы – автомобиль хуҗалары өчен мәҗбүри документ. Ул законны үтәү өчен генә түгел, юл-транспорт һәлакәте яки башка иминият очраклары булган вакытта акчалата түләүләр алу өчен дә кирәк. Татарстанда яшәүчеләр мондый полис буенча күпме акча алырга мөмкин һәм кайсы очракларда компенсация түләнмәве хакында «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Россиядә өстәмә эш лимитын елына 2 тапкыр арттырырга мөмкиннәр
Россиядә рөхсәт ителгән өстәмә эш вакытын елына 120 сәгатьтән 240 сәгатькә кадәр арттырырга мөмкиннәр. Мондый үзгәреш 2026 елның апреленә планлаштырыла, дип хәбәр ителә РФ Хөкүмәте раслаган бизнесны алып баруның милли моделенә кагылышлы юл картасында. Бу хакта ТАССка сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
СВОда югалган хәрбиләрне эзләү буенча ялган чатлар барлыкка килгән
Мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә махсус операция зонасында югалган хәрбиләрне эзләү турында ялган чатлар һәм төркемнәр барлыкка килгән. Бу хакта мәгълүмати-коммуникация технологияләрен законсыз куллануга каршы көрәшне оештыру идарәсе кисәтә.
-
Яңалыклар
Татарстан халкын бозлавык турында кисәттеләр
Бүген иртәдән республикада бозлавык көтелә. Шуңа бәйле рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе республика халкын иминлек чараларын үтәргә чакыра.
-
Яңалыклар
Газ хезмәткәрләренә, торак хуҗасы риза булмаса да, фатирга керүне рөхсәт итәргә мөмкиннәр
Россиядә газ хезмәтендә эшләүчеләр, торак хуҗалары риза булмаса да, җиһазларны тикшерү өчен фатирларга керү хокукы алырга мөмкин. Монда суд карары чыгарылган очраклар турында сүз бара. Бу хакта Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты урынбасары Сергей Колунов «РИА Новости»га әйткән, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Бу атнада Владимир Путин Кеше хокуклары буенча Совет белән киңәшмә үткәрәчәк
Киләсе атнада Россия Президенты Владимир Путин Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советы утырышын үткәрәчәк. Бу хакта «Россия 1» телеканалы журналисты Павел Зарубинга сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.